Методтческие разработки

Разработки внеклассных мероприятий

Русский язык
Математика
Информатика
Химия

Физика

Начальные классы

 
Тематические планирование
Разработки уроков
Разработки внеклассных мероприятий
Рефераты

Начальные классы

 

 “Әбидә кунакта” 

                                                           Башлангыч сыйныф укытучысы

                                                           Миңнуллина Фирдания Фәрит кызы

 

          Зур Әтрәч урта мәктәбе

       2009 ел

 

Максат:1.Балаларны татар декоратив-гамәли сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту.

2.Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.

3.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә  мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү. 

Материаллар:  сандыкта урнаштырылган милли әйберләр, магнитофон язмасы.

 Укытучы балалар белән “Ал Зәйнәбем” музыкасына залга керә.

  Укытучы.  - Әйдәгез, Минҗамал әби янына кунакка кереп чыгыйк әле,  әзерләнгән бүләгебезне дә тапшырырбыз. Карагыз, авыл               өйләре нинди матур. Элек-электән авыл халкы матур итеп                 йортларны, капкаларны бизәгән.

                               Зәңгәр ак төшкән сүрәт

                               Тәрәзә йөзлегендә,

                                Күгәрченнәр кунган сыман

                                Йөзлекнең бизәгендә.

                Әйдәгез, шакып карыйк әле.

Балалар:- Өйдә кешеләр бармы, керергә мөмкинме?

                               Исәнмесез-саумысыз...

                               Нигә ишек ачмыйсыз?

                               Шакый-шакый арып беттек,

                               Нигә каршы алмыйсыз?

 (Укытучы әби белән күрешә).

Әби.- Әйдүк, әйдүк, керегез, ишетми дә торам бит, Әйдәгез,

        утырышыгыз, бер дога.

        Укытучы. - Әби- бабаларның өе. Күңел нуры, нәфис  зәвегы,                        җитез кулларның  осталыгы-әнә ничек гөлт итеп куйган өй эчен.    Әйдәгез, әкрен  генә карап чыгыйк әле бу матурлыкны. Балалар,   килегез бирегә, менә авыл өенең түрендә төп хуҗасы булып  сандык   тормаса, нәрсәдер җитешмәгән кебек була.

Бала:                     Әбиләрнең сандыгында

                            Сакланмый ниләр генә.

                            Әйдәгез, сорыйк үзеннән

                            Ачып күрсәтсен безгә.

Әби:  - Әйе, сандыкта буыннан-буынга тапшырылган байлыклар               саклана. Әйдәгез алайса, бергәләп ачып карыйк, бәлки яшь чагым искә төшәр.

 (Әби күлмәген  чыгара).

Бала:-Ай-яй әби, нинди матур киенгәнсең яшь  чакта.

Әби:- Бу бит минем туй күлмәгем, Бабаеңа чыкканда.

Бала:                   Матур изү бизәп тора

                           Күлмәгеңнең күкрәген.

                           Диңгез суы кебек тора,

                           Дулкынланып итәге.

Укытучы. -Әйе, татар хатын-кызларның милли киеменә бала итәкле  күлмәк һәм озынча камзал керә. Еш кына күлмәк өстеннән  чигелгән алъяпкычлар ябып йөргәннәр.

Әби.- Менә монда минем истәлекләрем саклана. (бизәнү әйберләре).

Укытучы: - Татар хатын- кызлары зәвыклы итеп бизәнгәннәр.          Беләзекләр, йөзекләр, колак алкалары, чулпылар тагып  йөргәннәр. Без, Минҗамал әби, милли әйберләр турында  шигырьләр дә беләбез.

Бала:                      Балкып тора алкаларым ,

                              Бизи кулны  йөзегем.

                              Тәңкә чыңын  ишеткәндә 

                               Өзгәләнә үзәгем.

Бала:                      

                               Минем йөрәгемне кага

                               Әбинең чулпы чыңы.

                               Яңа буын оныклар да

                               Чыңлатыр микән аны?

Укытучы. – Аларны кыймәтле ташлар белән бизәп, алтыннан      көмештән  ясаганнар. Минҗамал әби,  бу милли киемгә нәрсәдер җитешмәгән кебек.

  Әби( калфак күрсәтеп) – Белмим шул, әллә бу  микән?             

 Укытучы. Нәрсә бу балалар?

Балалар. Калфак.

Укытучы: -Әйе, хатын-кызларның  өс-башы киеменең  төп бизәге булып чигүле  калфак тора. Калфаклар бизәлешендә төрле композицияләр беләбез. Чәчәк  бәйләме, бодай башаклары, йолдыз һәм ярымай  мотивлар, кош  сурәтләре дә очрый.

-         Ә бу калфакта нинди бизәк?

Балалар:-Энҗе чәчәк.

Укытучы. – Мәгез, карап чыгыгыз әле.

Бала:                        Дәү әнием энҗе калфак

                                Бүләк  итте үземә.

                                Энҗе калфак, үзе ап-ак,

                                Бик килешә йөземә.

Әби: - Кая әле, килешә микән үзеңә?

(Кызга кидерә).

Укытучы. – Кызганычка  каршы, Минҗамал әби, бар матур әйбер   кызларга гына икән.

Әби:- Нишләп? Бу  түбәтәй ошамыймыни?

Укытучы. – Нинди осталык  белән  чигелгән бизәк.

Бала:                       Уңган хатын-кызларыбыз

                                Түбәтәй дә теккәннәр.

                                Кич утырып, җырлар җырлап

                                Оста чигү чиккәннәр.

(Малайга кидерә).

Бала:                       Ай икегез, икегез,

                               Икегез дә бертигез,

                               Икегез дә пар килгәнсез,

                               Бер биеп күрсәтегез.

(Малай белән кыз бии).

Бала:                       Бигрәк матур түбәтәе,

                                Энҗе бөртекләр белән.

                                Алар монда килгән гүя

                                Чын әкият иленнән.

Әби: - Күп кызлар карап калгандыр .

       Бабаеңның артыннан.

(Бабай керә).

Бабай:- Өй тулы кунак, мин генә җитмим икән. Әби үз эшендә, һөнәрләре белән  мактана. Минем дә бар ул мактаныр нәрсәм. Менә бит хәзер дә “чүлмәкче бабай”  дип йөриләр. Әнә  койма башларында чүлмәкләр эленгән, күргәнсездер. Менә монысы иң  матуры блып чыкты, әбиегез  яратып куллана.

Укытучы: - Балчыктан эшләнгән  һәм  ничек  зәвык  белән бизәлгән. Тотып карагыз, балалар.

Бала:                         Яр астындагы балчыктан

                                 Чүлмәкләр ясап карыйм.

                                 Аннары, мичтә кыздыргач,

                                 Сөт салырга да ярый.

Бабай: - Карале, карчык, теге кызыл башлы сөлге юкка  чыкмадымы?

Әби: Кая  китсен, монда, монда.

Бабай: - Алайса  сабантуйда бирелгән бүләгемне күрсәт! Чыгар инде!

(Сугылган сөлге чыгара).

Бабай:-                     Сөртенсәң-сөлге кирәк,

                                Көрәшсәң– сөлге кирәк.

                                Батырларга сабантуйда

                                Бирелгән сөлге -  бүләк!

Укытучы:-Карагыз әле, балалар, ничек балкып тора бу сөлге. Туку станогында тукылган  сөлгеләрне халкыбызда ничек дип йөрткәннәр әле?

Балалар:- “ Кызыл башлы “ сөлгеләр дип.

Әби:  Сиңа, бабай, бүләк иткәннәр, ә менә минеке- үзем чиккән.

Укытучы: - Ә бу  чигеш ничек  чигелгән?

Бала:                       Ә  менә бу чигешләр  тамбур белән чигелгән.

                                Әллә инде чын чәчәкләр, өсләренә сибелгән.

Әби:-И балалар, сезнең  яшь  чагыгыз үзе чәчәк кебек бит.

Бабай:                      Агыйдел күпере,

                                Күпер  күтәрелми ул...

                                Уйналмыйча да  көлмичә

                                Күңел күтәрелми ул.

Укытучы:- Балалар, без татар халык җырларын өйрәндек бит, әйдәгез җырлап  алыйк.

(Җыр, бию).

Бабай: Ай- һай  матур җырлыйсыз, оста биисез икән. Тик  аякларыгызга  читекләр генә җитми.

Әби:- Әй,  күрсәтми  калам бит.

(Читек чыгара).

Бала: -Бизәк төшкән итекләрне

          Читекләр дип йөрткәннәр.

          Аларны татар кызлары

          Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Укытучы:- Әйе, чын матурлык беркемне дә  битараф калдырмый. Читекләрнең бизәлешендә нинди чәчәкләр һәм  сурәтләр очрый икән. Аларда  кыңгырау, лалә, дәлия чәчәкләре, мөгезсыман, болыт, йөрәк, күзсыман сүрәтләр, кәкре дулкынлы сызыклар. Мозаика бизәге нигезендә  икеяфраклык, пальметкалар, розеткалар.

Бабай:- Хәзерге  яшьләр бездән дә күп беләләр. Эх, Минҗамал гөлкәем, авылыбызда иң чибәре син идең, шушы читекләрне  киеп синнән дә оста биюче бар идеме икән? Әйдә, бер биеп күрсәтик әле.

Әби:-Чү, чү, иске авыздан  яңа сүз, картайдык бит инде, оят.

Бабай:                   Койма аркылы  таяк атып,

                              Кемне  абындырасың,

                              Бие дигәч,  биемисең,

                              Кемне  ялындырасың?

(Әби белән бабай биюе).

Укытучы:- Менә безнең белән әби, бабай да яшәреп киттеләр. Рәхмәт сезгә  Минҗамал апа, Салих абый. Сездә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән  якынрак таныштык. Без сезгә буш кул белән килмәдек. Бу сөлге һәм  паласларны балалар үзләре ясап бизәделәр.

Әби:- Бик матур булган, рәхмәт. Шундый уңган балаларыбыз булганда, күңелемдә безнең һөнәребезне дәвам итүчеләр бар икән, дигән ышаныч туа. Мәңге сүнмәс безнең милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.                   

                       Китап - 
тормыш көзгесе

 

Максат:  1.  Китапларның килеп чыгу тарихы

                      белән таныштыру.

                 2.  Кәгазь турында белемнәрне ныгыту.

                 3.  Китапларга сакчыл караш, вакытлы

                      матбугат белән кызыксыну тәрбияләү. 

                                              Башлангыч сыйныфлар укытучысы:

                                              Миңнуллина Фирдания Фәрит кызы.

                                              2009 ел 

Укытучы:  Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз әле, без бүген нәрсә

турында сөйләшербез икән? Табышмакның җавабын тапсагыз,

белерсез.

                  Кулдан-кулга йөри ул

                 Бөтен телдә сөйли ул,

                Белмәгәне юк аның,

                Көзгесе ул дөньяның.

Балалар:  Китап.

Укытучы:  Әйе балалар, дөрес. Үзегез китап турында нинди табышмак-

                      лар беләсез?

Балалар:  ...

Укытучы:  Бик әйбәт. Ә китапны нәрсәдән ясыйлар икән соң?

Балалар:  Кәгазьдән.

Укытучы:  Ә кәгазьне.

Балалар:  Агачтан.

Укытучы:  Дөрес балалар, молодцы!  Ә бит бик борынгы заманнарда

                     кәгазь бөтенләй булмаган, язу карасы белән каләм дә булма-

                     ган. Ул вакытта китапны ничек ясаганнар икән соң?

                     Ассириялеләр, мәсәлән, таяк белән юеш балчык плитәләргә

                     язганнар, аннары плитәләрне киптергәннәр. Борынгы мисыр-

                     лылар язу өчен саз үсемлеге – папирус куллана торган булган- 

                     нар. Папирустан киң озын тасмалар ясап, очлы таякны буяуга

                     манып, шуңа язганнар, буяу кипкәч, тасмаларны төреп куй-

                     ганнар. Папирус төргәкләрдән зур-зур китапханәләр туплаган

                     алар. Ә Ауропа кешеләре язу өчен пергамент дигән әйбер уй-

                     лап тапканнар, аны бозау һәм сарык тиресен эшкәртеп ясаган-

                     нар. Борынгы урыслар каен тузына язганнар.

                         Кәгазь дигән кадерле әйберне иң элек Кытайда ясый башла-

                     ганнар, Бик борынгы заманнарда ук, икенче гасырда. Тик кы-

                     тайлылар кәгазь ясау серен үзләре генә белгәннәр, яшереп сак-

                     лаганнар. Ауропада кәгазь моннан меңеллар чамасы элек кенә барлыкка килгән. Аны иске чүпрәкләрдән, агач кайрыларыннан, бамбук йомычкасыннан ясаганнар. Кәгазь ясау өчен шулай ук арыш, бодай, солы саламы, кычыткан, суүсемнәр, камыш һәм тагын әллә нәрсәләр кулланылган. Кәгазь эшләп чыгару – зур

                     хезмәт сорый торган авырэш булган. Җитмәсә китапларны кулдан язганнар бит әле. Шуңа күрә китап гаять кыйммәтле  

                     байлык саналган. Аны зиннәтле тартмаларда саклаганнар.

                     Ә сез, балалар, китапларны саклыйсызмы соң?

Балалар:  ...

Укытучы:   Кызганычка каршы, безнең  арада китапны хөрмәт итмәүче, сакламаучы укучылар да бар. Алар менә бүгенге сөйләшүдән соң үзләренең гаепләрен аңларлар, төзәлерләр дип ышанабыз.

 Бер укучы  Х. Шабановның  “Кадерлә син китапны”  шигырен сөйли.

Укытучы:   Балалар, шагыйрь абый нинди киңәшләр бирә?

Балалар:  ...

Укытучы:  Әйе, әгәр дә без бу киңәшләрне тотсак, китапларыбыз һәрчак

тәртиптә булыр. Борынгы китапларны кулдан язганнар, аларны ясау өчен бик күп вакыт һәм эш таләп ителдгән, әле аларны бик кыйммәтле тышлар белән тышлаганнар. Мондый китапларны, урламасыннар өчен, чылбырлар белән бәйләп куя торган булганнар. Мондый хәлләр инде 500 еллар элек булган.   

Ә бервакыт Майнце дигән немец шәһәрендә яшәүче Иоганн Гутенберг дигән кеше язу станогы уйлап тапкан. Һәм аңардан күреп, күп кенә шәһәрләрдә китап басу остаханәләре,фабрикалары яки инде типографияләр ачылган. Ул вакыттагы Русия патшасы Иван Грозный (Явыз Иван) Мәскәү шәһәрендә дә типография ачкан. Әле хәзер дә Мәкәүдә тарих музеенда беренче китап һәм аны баскан машина саклана.

  Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь кылыгы башланган, инде чъпрщк, салам гына җитмәгән. Шуннан соң  кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнардан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар. Хәзер кәгазь эшләп чыгару көннән-көн арта. Әмма планетабызда урманнар азая бара. Болай булса, бервакыт урманнар бөтенләй бетмәсме соң? Шуңа күрә галимнәр агачка алмаш эзлиләр. Кәгазьне пыяла һәм таштан, синтетик җепселләрдән, полимерлардан ясап карыйлар. Тотылган кә-

газь – макулатура да яңадан кәгазь ясау өчен китә. Аннан бик яхшы сыйфатлы кәгазь килеп чыга.

  Китапны машинкада бассалар да, җыюны кулдан башкарган-нар. Бу эш бик ялыктыргыч булган. Ә хәзер инде басу машинкалары да камилләшкән, җыю машинкасы да бар. Күп эшне компьютерлар башкара. Операторларга кнопкага гына басасы. Бөтен эшне дә техника эшли. Шуңа күрә дә хәзер китаплар бик күп, бәяләре дә алдагы заманнардагы кебек үк түгел. Китаплар,  журналлар безгә бик зур ярдәмче бит. Менә

без зур шәһәрдән еракта, Яршуган тавы итәгенә сыенып утыр-

ган авылда, агачларга уралган агач өйдә, татар гаиләсендә яши-без. Китап белән дус булсак, гәҗит-журналларга язылсак, өй-

дән чыкмыйча гына да илләр-җирләр гизәргә, телләр өйрәнер-

гә була. Бер китап һәм аның геройлары турында икенче китаптан шундый кызыклы мәгълүмат алырга була. Менә безнең алдыбызда “Салават күпере” һәм “Ялкын” журналлары. Без

алар буенча үзебезнең  яшьтәшләребез тормышы белән таныша алабыз. Үзебез дә төрле мәкаләләр язып җибәрә алабыз.

 

 

Бу журналлар сезгә һәрчак килеп торсын өчен элемтә бүлегендә язылырга мөмкин.

Ә сез китапларны күп укыйсызмы?

Балалар: ...

Укытучы:  Нинди китапларны барыгызның да укыйсы килә?

Балалар:  ...

Укытучы:  Кулдан-кулга йөргәч китап нишли?

Балалар:  Таушала, туза.

Укытучы:  Әйе, тузгач аны нишләтергә кирәк?

Балалар:  ...

Укытучы:  Аны дәваларга кирәк.  Безне кем дәвалый әле?

Балалар: Табиб, доктор.

Укытучы: Ә китапларның докторы буламы икән?

Балалар: ...

Укытучы:Кемнәр алар?

Балалар: Без.

Укытучы: Дөрес, балалар. Менә китап докторы турында шигырь тың-

лыйк әле.

Бер укучы Х. Халиковның “Китап докторы” шигырен сөйли.

Укытучы: Менә нинди була икән китапларның докторы. Киләсе дәрестә

без дә китап докторлары булырбыз. Китапханәгә барып, анда-

гы китапларны дәваларбыз.

Ә бүгенге дәрестә сез нинди яңалыклар белдегез?

Балалар: ...

Укытучы:  Нинди кызыклы мәгълүматлар алдыгыз?

Балалар: ...

Укытучы: Бүгенге әңгәмә сезнең өчен кайсы ягы белән файдалы булды?

Балалар: ...

 

 

Хостинг от uCoz